Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Премьер-министр II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален, мактаулы исемнәр, Россия һәм Татарстанның башка дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чара II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медальләрен тапшырудан башланды. Әлеге бүләкне республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең бутил каучук заводы цехының смена башлыгы Валерий Семин һәм «Оргсинтез» ГАҖнең слесарь-инструментчысы Николай Фирсов алды.
Моннан тыш, Алексей Песошин табиблар, химиклар, сәнгать эшлеклеләре, уйлап табучылар, машина төзүчеләр һ.б. һөнәр ияләренә мактаулы исемнәр тапшырды. Барлыгы 43 кеше медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Алексей Песошин залда утыручылар башкара торган эшнең әһәмиятен һәм аңа ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый кешеләр көн саен республиканы алга этәрә һәм шулар бәрабәренә Татарстан төрле тармакларда ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә бара.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев