Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЛИМЕНТЧЫДАН –ҖИНАЯТЬЧЕГӘ

Быелдан башлап, катгый чаралар күрелә башлагач, алимент түләмәүчеләрнең тынычлыгы аеруча югалды.

Шушы  көннәрдә суд приставлары хезмәтенең районара бүлеге дознавателе районыбыз авылларының берсендә яшәүче 44 яшьлек Сәгыйдуллинга (фамилиясе үзгәртелде) карата җинаять эше кузгату турында прокуратурага материал  кертте. Аның  балигъ булмаган ике баласына алимент түләү буенча 150 мең сум бурычы җыелган. Сәгыйдуллин  җәмәгать судьясының 2015 елның  мае ае карары нигезендә 2003 елгы улы һәм 2017 елгы  кызы өчен барлык  хезмәт  хакының өчтән бер өлеше күләмендә алимент түләп барырга тиеш була. Әмма ул балаларына  матди ярдәм   күрсәтми. Алимент түләүдән  усал ният  белән баш тартканы өчен  җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында кисәтелүе дә ярдәм итми.  Нәтиҗәдә ул быел март аенда җәмәгать судьясы карары нигезендә 60 сәгать мәҗбүри эшкә тартыла. Алиментчы  шуннан  соң да тиешле нәтиҗә  ясамый, рәсми төстә хезмәткә урнашырга җыенмый, эшсез буларак та учетка басмый. Шулай итеп, Сәгыйдуллинга бу юлы суд процессын җинаятьче буларак  үтәргә туры  киләчәк.  Район прокуратурасы аңа  карата  кузгатылган җинаять эшен  хуплады һәм мәхкәмәдә дәүләт гаепләүчесе буларак катнашачак.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры  урынбасары

Фото: https://pixabay.com | 3839153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев