Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Заһитова: Сәламәтлегебезне һәм якыннарыбызны кайгыртыйк

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы сеңлесе Сабина белән бергә Беренче канал өчен видеомөрәҗәгать яздырган.

Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 олимпия чемпионы Алинә Заһитова хәзер Казанда. Ул сеңлесе Сабина белән бергә Беренче канал өчен видеомөрәҗәгать яздырган.  

Спортчының Instagram челтәрендәге фан-битендә урнаштырылган роликта Заһитова һәм аның сеңлесе россиялеләрне коронавирус пандемиясе вакытында гади гигиена таләпләрен һәм үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

«Бу катлаулы вакытта катгый кагыйдәләрне үтәргә кирәк: җәмәгать урыннарына чыкмаска, өйдә калырга, кулларны юарга, антисептик белән эшкәртергә, битлек кияргә. Әйдәгез, үз сәламәтлегебез һәм якыннарыбыз турында кайгыртыйк. Сәламәт булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез», — дип мөрәҗәгать итә апалы-сеңелле Заһитовалар.

 

Фото: instagram.com/teamzagitova

Чыганак: atar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X