Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна саен 6-7 кеше алкогольдән агуланып үлә

Татарстанда бу елның 7 аенда 217 кеше исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлгән. "Атна саен 6-7 кеше агуланып үлә", - ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасараы Алмас Имамов. Ә 35 меңнән артык эчкече учетта тора икән. - Ислам илләрендә алкоголизм мәсьәләсе юк диярлек, Ауропада аңа каршы көрәш бара. Ә бездә эчертеп акча...

Татарстанда бу елның 7 аенда 217 кеше исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлгән. "Атна саен 6-7 кеше агуланып үлә", - ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасараы Алмас Имамов.

Ә 35 меңнән артык эчкече учетта тора икән.

- Ислам илләрендә алкоголизм мәсьәләсе юк диярлек, Ауропада аңа каршы көрәш бара. Ә бездә эчертеп акча эшлиләр. Аракы эчертү - хөкүмәт сәясәте ул. Эчеп аңгырайган җәмгыять белән идарә итү җиңелрәк бит, - ди хокукчы Сүрия Усманова.

Соңгы арада аз гына булса да исерткечләрне тыярга дигән сүзләр кузгалды, Россиядә катастрофик рәвештә халык саны кими, эчеп үләләр, эшләргә кеше юк.

11 сентябрьне Аеклык көне дип игълан итү дә илдәге бу афәтне киметү өчен эшләнелә.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев