«Һава фонарьларын» тиешсез урында җибәрүчеләргә - 200 мең сумга кадәр штраф
Тиздән яңа ел каникуллары җитә, шул сәбәпле ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга ашыга. Төрле шартлаткыч «уенчыклар» белән икеләтә сак булырга кирәк. Бер яктан янгын чыгару куркынычы булса, икенче яктан штраф чәпәп куюлары да ихтимал. Әйтик, беренче карашка куркынычсыз тоелган «һава фонарьларын» тиешсез урында җибәргән...
Тиздән яңа ел каникуллары җитә, шул сәбәпле ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырырга ашыга. Төрле шартлаткыч «уенчыклар» белән икеләтә сак булырга кирәк. Бер яктан янгын чыгару куркынычы булса, икенче яктан штраф чәпәп куюлары да ихтимал. Әйтик, беренче карашка куркынычсыз тоелган «һава фонарьларын» тиешсез урында җибәргән физик затларга - мең, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев