Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август азагында 3 көнлек ял көтә

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне...

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

2015 елда бәйрәм көн булган 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә якшәмбе ялы 31 августка күчә.

Шулай итеп, Татарстанда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 29, 30, 31 август көннәрендә ял итәчәк, дип хәбәр итә идарә тармагының матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X