Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«АВТОБУС 14..30»: ЯҢА АКЦИЯ СТАРТ АЛА

12 август – 6 сентябрь аралыгында “Татарстан яшьләре” (“Молодежь Татарстана”) хәрәкәте «Автобус 14..30» дип исемләнгән акция уздыра.

«Автобус 14..30» акциясе республиканың һәр районында үтә. Аның кысаларында Татарстан активистлары яшьләр белән очрашып, районда яшәү шартлары яхшырак булсын өчен ниләр кирәк булуы турында фикер алышачак.

Шулай ук әлеге акция барышында Татарстан шәһәрләрендә яшьләр өчен фестивальләр дә оештырылачак. Аларда спорт һәм концерт мәйданчыклары да булыр дип көтелә.

Акция мәктәп укучылары, көллият, университет студентлары һәм башка 30 яшькә кадәрге кешеләрне күздә тотып үткәрелә.

“Төп максатыбыз – яшьләргә үзләрен табарга булышу. Мондый дискуссия яшьләрнең фикерен ишетергә ярдәм итәчәк” , – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу акция турында.

Автобус республиканың һәр районына барачак.  Акциядә барлыгы 10 000 нән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Автобусның маршруты һәм башка мәгълүмат белән “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәтенең Вконтакте һәм Инстаграмдагы битләрендә танышырга мөмкин.

Фото: yalkyn.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев