Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл һәм шәһәр җир­лекләрендә җыеннарга старт бирелде

Узган атнада авыл һәм шәһәр җир­лекләрендә җыеннарга старт бирелде һәм алар 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җыеннарда район җитәкчеләре, халык белән очрашып, аларны бор­чыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкләр. Җитәкчеләр үзләре сезнең янга килгәндә фикер-тәкъдимнәрне җиткереп, сорауларны биреп калырга кирәк. Узган шимбәдә Юлбат авыл җирлегендә булган җыенда район башлыгы Рәис...

Узган атнада авыл һәм шәһәр җир­лекләрендә җыеннарга старт бирелде һәм алар 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җыеннарда район җитәкчеләре, халык белән очрашып, аларны бор­чыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкләр. Җитәкчеләр үзләре сезнең янга килгәндә фикер-тәкъдимнәрне җиткереп, сорауларны биреп калырга кирәк. Узган шимбәдә Юлбат авыл җирлегендә булган җыенда район башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасый­мов катнашты. Халык юлларны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде, Тенекидә яшәүчеләр балалар бакчасы төзүне сорадылар. Бу атна башында җыеннар Иштуган, Явлаштау авыл җирлекләрендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев