Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы мәктәпкә әзерләргә Путин акчасы гына җитәме?

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бу араларда әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү мәшәкатьләре белән яши. Әлеге мәшәкатьләр зур гына чыгымнар да сорый. Гаиләләрдә 1 сентябрьгә әзерлек эшләре ничек бара, әти-әниләрне кибетләрдәге бәяләр куркытмыймы? Шулар хакында кызыксынып берничә әнигә мөрәҗәгать иттек.

Венера Харисова, Олы Кибәче:

Август ае – мәктәп яшендәге баласы булган һәр гаиләдәге кебек, бездә дә урак өсте. Ирем Дилүс белән өч бала тәрбиялибез: олы кызыбыз Диләрә 9 сыйныфка бара, Динар быел 1 сыйныфка аяк атлый. Төпчегебез Дамирга 4 яшь. Балалар мәктәпкә  тулаем әзер диеп әйтеп булмый әле. Акрынлап  хәстәрлибез. Улыбыз 1 сыйныфка барганлыктан, аңа бөтенесе яңабаштан кирәк. Шуңа  иң беренче  форма, сумканы  алып куйдык. Хәзер кибетләрдән  кесәң һәм күңелең кушкан бөтен нәрсәне алырга була.  Әйберләрнең бәяләре төрле җирдә төрлечә: шуңа да юрганыңа карап аягыңны сузасың, диләр. Без Сабадан  костюм-чалбарны 1850гә, сумканы 1200 гә алдык. Мәктәпкә әзерләгәндә Президент  Путин мәктәп укучыларына бер тапкыр бирә торган  10 мең сум акча да зур ярдәм булды. Әлбәттә, бу акчага сыешып бетеп булмаса да, гаиләгә файда китерә. Кызыбыз амбарда эшләп, июнь аена 15 меңгә  якын хезмәт хакы  алды. 

Зилә ХәсСамова, Югары Симет авылы:

Без – күпбалалы гаилә, өч кыз үстерәбез. Олы кызыбыз Иркә 8нче, Зәлия 6нчы, Зәмирә 4 сыйныфка бара.   Әлбәттә, өч баланы мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар сорый.  Кыз балаларга бигрәк тә күп  кирәк. Быел олы кызыбызга гына форма тектердек, ул 3500 сумга  төште. Кызларга мәктәпкә барганда 12 пар аяк киеме генә алабыз. Һәрберсенә 3-4 төрле кирәк бит. Дәфтәрләр дә пачкалап алына. Мин киемнәр алганда беренче чиратта сыйфатына өстенлек бирәм. Быел үзебезчә Путин җибәргән акча дип атаган пособие гаилә бюджетына зур файда булды. Дөресен генә әйткәндә,  бушка алгандай хис иттек. Инде 1 сентябрьне көтәбез. 

Гөлназ Галәвина, Олы Шыңар авылы:

Дүрт улыбыз да яңа уку елына тулаем әзерләр. Быел олы улыбыз  Айгиз 10 сыйныфка, Булат 6га, Салават 2гә бара, төпчегебез  4 яшьлек Самат та   абыйларыннан күреп   балалар бакчасына барырга  сумка әзерләп куйды. Быелгы елны чыгымсызрак ел дип атар идем. Чөнки балаларның формалары, киемнәре яхшы хәлдә булгач, яңаларны аласы булмады. Бары тик 20 меңгә канцтоварлар гына сатып алдык.  Әгәр кием-салымнар да аласы булса,  50 меңләп акча кирәк булыр иде. Мәктәпкә әзерлек күңелле дә,  шул ук вакытта зур чыгымнар да сорый. Иң мөһиме, сабыйларыбыз исән-сау  гына булып, тырышып укысыннар. 

фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев