Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаганнар комиссиясендә: ике баласына игътибарны киметеп, фатирына ирләр җыя башлаган 32 яшьлек хатын учетка алынды

Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 10нан артык материал каралды. Шуларның иң күңелсезе - Сабада яшәүче өч яшь баласы булган ананың өеннән чыгып китүе. Элеккеге начар гадәтләрен куа башлаган хатынны балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе кузгатылды. Тәртибе нык начарайган тагын бер ананы Шәмәрдәннән...

Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 10нан артык материал каралды. Шуларның иң күңелсезе - Сабада яшәүче өч яшь баласы булган ананың өеннән чыгып китүе. Элеккеге начар гадәтләрен куа башлаган хатынны балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе кузгатылды. Тәртибе нык начарайган тагын бер ананы Шәмәрдәннән утырыш барышында алып килделәр. Ике баласына игътибарны киметеп, фатирына ирләр җыя башлаган 32 яшьлек хатынга кисәтү ясалып, учетка алынды.

Утырышка шулай ук 18 яше тулмаган балалары төнге сәгатьләрдә (җәй көне 11дән соң) урамда йөрүче ата-аналарны чакырганнар иде. Алар өйдә контрольне көчәйтергә сүз бирделәр. Комиссия рәисе Расих Сабиров яшь буынны начар һәм зарарлы гадәтләрдән саклауда гаиләдә хезмәт тәрбиясенең мөһимлегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев