Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банк хезмәткәре: “Сез... үлгәнсез бит”

Әлеге хатын белән без киңәшмәдә очраштык. Безнең ише затларның телләре тик торамыни: сүз артыннан сүз ияреп, танышым үз башыннан үткән кызыклы хәлне сөйләде. - Ниндидер буталчык хәлләр нәтиҗәсендә үлгәннәр исемлегенә кертелеп, соңыннан үзләренең исән икәнлекләрен рас-ларга тырышып йөргән кешеләр турында телевизордан сөйләгәнне ишеткәнем бар иде, әмма мондый хәл өлешчә миңа...

Әлеге хатын белән без киңәшмәдә очраштык. Безнең ише затларның телләре тик торамыни: сүз артыннан сүз ияреп, танышым үз башыннан үткән кызыклы хәлне сөйләде.

- Ниндидер буталчык хәлләр нәтиҗәсендә үлгәннәр исемлегенә кертелеп, соңыннан үзләренең исән икәнлекләрен рас-ларга тырышып йөргән кешеләр турында телевизордан сөйләгәнне ишеткәнем бар иде, әмма мондый хәл өлешчә миңа да кагылыр, дип башыма да китермәдем, - диде ул, миңа мәгънәле карап. - Күңелемнең болай да мөлдерәп тулган чагы иде. Мәгълүм банкка кереп, саклык кенәгәмә акча күчкәнме-юкмы икәнен белешергә булдым. Салым органнарыннан кире кайтарылырга тиешле акча иде бу. Бер банк хезмәткәренә паспортымны, саклык кенәгәмне сузып, тикшереп каравын үтендем.

- Монда сез... үлгәнсез, дип язылган, счетыгыз ябылган, - диде ул, компьютердан караганнан соң. Һәм, минем каушап-югалып калуымны күреп, шунда ук тыныч-ландырырга ашыкты:

- Без яңа программага күчеп маташабыз, шуңа күрә андый ялгышлар булгалый.

Документларга исәнлегем турында төзәтмә кертү өчен миңа "тәрәзә" янына чиратка басарга туры килде. Халык күп иде. Эш көне төгәлләнергә дә күп вакыт калмады. Чиратым җитсә дә, үземне "тере" дип яздыртырга өлгермәдем - компьютердагы программа ябылды. Ни көләргә, ни еларга белмичә чыгып киттем. Ярый әле, танышларым очрап: "Болай булгач, озак яшәрсең, шуңа юрарга кирәк", - дип юаттылар. Шулай да күңелдән авыр уйлар китмәде. Сине таза-сау көе "сызып-бетереп" атсыннар әле! Шулай итеп, банкка икенче көнне дә тәпиләргә туры килде. Чиратым җитеп, "тәрәзә" артындагы кызга хәлне аңлатып бирдем.

- Соңгы тапкыр акча алганда счетыгызны ябарга куштыгызмы әллә? - дип сорады ул, аптырап.

- Юк, - мин әйтәм.

- Яңа счет ачасы булыр. Иртәгә килерсез, хәлне ачыклап, барысын әзерләп куярмын, - диде ул, ягымлы гына итеп.

Урамга чыккач, шушы сөйләшүне кабат башымнан кичердем. Соңгы тап-кыр килүемдә әтине җирләү өчен бирелә торган акчаны алдым бит. Үлеме турындагы белешмәне күрсәттем. Кассир-контролер кыз: "Сум-маның барысын да аласызмы?" - дип тә сорады әле. Соң, алмыйча! Счетны саклау өчен, гадәттәгечә, берничә сум акча калдыргандыр, дип уйладым бит мин. Кенәгәмне исә ачып та карамадым, шул көе сумкама тыгып куйдым. Шулай итеп, банкта эшләүче кызның бер уңайдан мине дә "җирләгәнен" белми дә калганмын. Кайгым басылмаган, уй-фикерләрем чуалган чак иде шул. Банкка янә йомышым төшкәч тә, кенәгәмнең битенә күз салмадым. Счетны япкан гына булса - бер хәл, яңаны мәшәкатьсез генә ачар идем. "Үлгәнлегем" турында мәгълүматны компьютерлаштырылган системадан алып ташларга кирәк бит!

Өченче көнне дә килдем банкка. Халыкның иге-чиге юк! Әлеге кыз мине чиратсыз кабул итәргә теләмәде. "Сезнең бу проблемагызда минем бернинди гаебем юк", - диде. Син мондый хәл-дә нишләр идең? Дөрес уйлыйсың, мин дә күз яшь-ләремне тыя алмыйча, "нәчәльство" янына юнәлдем. Ярый инде, тиз хәл иттеләр бу эшне. Салым инспекциясенә барып, яңа гариза язасым гына калды...

Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев