Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан сатирыгы Марсель Салимов: Татар-башкорт дуслыгы - көндәлек яшәү шарты

Язучы Марсель Салимовның иҗат кичәсендә яңа китабы тәкъдим ителде.

Шагыйрь, язучы-сатирик Марсель Салимов фәкать татар һәм башкортларның дуслыгы яклы. Бу турыда язучы халыклар дуслыгы йортында үткән «Чорына күрә җыры» исемле китабының презентациясендә әйтте.

Кичәне халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ сатирик турында җылы сүзләр әйттеләр. Автор үзенең берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Кичәне татар һәм башкорт биюләре бизәде.

«Һәр кеше үз милләтен, телен яратырга тиеш. Ләкин башкаларны түбәнсетергә ярамый. Башкортларны яратмаган татарларны, татарларны яратмаган башкортларны яратмыйм мин. Минем урыным ике халык арасында дуслык булган урында. Мин үзем башкорт, ә хатыным - татар. 

«Әсәрләремдә җиңел юмор гына түгел, монда авыр сатира да бар хәтта. Гражданлык сатирасы, социаль мәсьәләләрне күтәрми мөмкин түгел. Үзеннән-үзе килеп чыга ул», — ди сатирик Марсель Салимов.

  • Марсель Салимов — шагыйрь, язучы-сатирик, публицист, тәрҗемәче. Башкортстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев