Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башны яхшырак эшләтү өчен А. Эйнштейнның берничә киңәше

Баш миенең эшчәнлеген яхшырту өчен дөньяда иң акыллы кешеләрнең берсе А. Эйнштейнның берничә киңәше. Күзәтергә өйрән. Моның өчен көне буе вак-төяк әйберләргә игътибар итеп йөр. Мәсәлән, бөтен җирдән кызыл төстәге әйберләр эзлә. Сизү органнарының берсен кулланмый йөреп кара. Мәсәлән, күзеңне йомып аша яки өй эшләре башкарганда колакларыңны томалап кара. Хикәя...

Баш миенең эшчәнлеген яхшырту өчен дөньяда иң акыллы кешеләрнең берсе А. Эйнштейнның берничә киңәше.

Күзәтергә өйрән. Моның өчен көне буе вак-төяк әйберләргә игътибар итеп йөр. Мәсәлән, бөтен җирдән кызыл төстәге әйберләр эзлә.

Сизү органнарының берсен кулланмый йөреп кара. Мәсәлән, күзеңне йомып аша яки өй эшләре башкарганда колакларыңны томалап кара.

Хикәя төзе. Беренче карашка үзара берничек тә бәйләнмәгән әйберләрне яки темаларны бәйләп кара.

Кулыңны алыштыр. Әгәр уңагай булсаң, берәр эшне сул кул белән эшләп кара.

Көндәлек яз. Ул иҗади фикерләүне үстерә. Берәр нинди әдәби әсәр, хикәя, шигырь язып кара.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев