Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ КАЙЧАН ҮЗГӘРӘЧӘК: ЦИФРЛЫ ФОРМАТ, ИМТИХАННЫ КОМПЬЮТЕРДА ЯЗУ ҺӘМ БАШКАЛАР

Мәктәптә төп аттестация булып саналган БДИның ел саен үзгәреп торганына ияләштек, бугай. Әлегә аны укучылар кәгазь-ручка белән генә башкара. Киләчәктә компьютер белән дә тапшырырга мөмкиннәр. Җитмәсә, биремнәр цифрлы форматка күчү ихтималы бар икән бит.

1. БДИ биремнәре һәр укучының персональ компьютерында генерацияләнәчәк

Педагогик үлчәмнәр буенча федераль институт (ФИПИ) җитәкчесе Оксана Решетникова сүзләренчә, БДИ тәҗрибәләр урыны түгел. Мондый яңа стандарт БДИга кертелгәнче, ул белем бирү системасы өчен гадәти хәлгә әверелергә тиеш. Моның өчен, ким дигәндә, барлык укучылар да цифрлы форматта эшли белергә тиеш. Бу максатны чынга ашыру өчен илнең бөтен мәктәпләрендә югары тизлекле интернет булу кирәк. Бу авылларга да, эре шәһәрләргә дә кагыла. Әгәр чыгарылыш сыйныфлары бер шартларда укымый икән, мондый яңалык кертелми торачак.

Биредә сүз автоматизациянең югары дәрәҗәсе турында бара. Бүген БДИ материаллары автоматик рәвештә генерация уза. Бердәм база нигезендә бирем вариантлары һәр вакыт поясы, һәр имтихан өчен формалаша. Һәм көнендә генә Мәскәүдән төбәкләргә җибәрелә.

2. БДИ компьютер һәм планшетларга кайчан күчәчәк?

Моңа, ким дигәндә, тагын 5-7 ел кирәк булачак. Хәзер биремнәрне әзерләүчеләрнең БДИның цифрлы форматын эшләү өчен шактый фикерләр бар икән. Ләкин аларны, барлык техник мәсьәләләр хәл ителгәч кенә, башкарып чыгып булачак.

Мисал өчен, компьютерда тапшырылган беренче БДИны былтыргы уку елында сынап караганнар. Ул информатика буенча уздырылган. Анда катнашкан төбәкләр исә үз шиген белдергән. Биредә иң четереклесе – искергән, тиешле күләмдә булмаган җайланмалар, әзерлекле белгечләр җитмәве. Шул сәбәпле, әлеге апробация вакытында тоткарлыклар булган. Шуңа да БДИның компьютер форматын тоткарлый торган проблеманы хәл итү кирәк.

3. Цифрлы форматтагы биремнәр нинди булырга мөмкин?

Мисал өчен, видеофрагментларны анализлау, мәгълүмат эзләү. Ләкин бу биремнәр интернет аша гына уздырылачак дигән сүз түгел. Ул махсус мәгълүмат базасы аша эшләнелергә мөмкин. География һәм тарих фәннәреннән БДИ өчен компьютер форматы күп мөмкинлекләр бирә. Хәзерге вакытта бу имтиханнарда карта анализы буенча бирем бар. Әгәр имтихан компьютерда башкарылса, биредә карталарны интерактив итеп булачак. Шулай ук астрономия, биология, физика, химиядән дә БДИда видеофрагментлар кертү мөмкинлеген бирәчәк. Чит телләр буенча имтиханда аудиоязмаларны өстәп булачак.

4. Якын киләчәктә БДИны нинди үзгәрешләр көтә соң?

БДИны уздыруда 2022 ел мөһим булачак. Бу вакытта 5нче сыйныфтан яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча укыган укучылар мәктәпне тәмамлаячак. Һәм БДИ биремнәрен аларга карап үзгәртәчәкләр. Әлбәттә, бу БДИда революция булмаячак. Бары тик “белү – белмәү” принцибыннан практи биремнәрне эшләүгә генә күчәчәкләр.

Мисал өчен, 9нчы сыйныфтагы ТДИда (ОГЭ) химия фәненнән БДИда лаборатория эшләре мәҗбүригә әверелде. Анда укучылар тәҗрибәләр ясый, пробиркалар, реагентлар белән идарә итә, матдә составын анализлый. Үзгәрешләр физикага да кагылачак (үлчәү җайланмалары белән эш). Информатикадан да имтиханда гамәли биремнәр артачак: программалаштырудан кала, презентация ясау, текст файлын форматлаштыру, билгеле бер мәгълүматны эзләү, статистик таблицаларын эшкәртү өстәләчәк.

5. 2022 елда тагын нинди үзгәрешләр булачак?

Чит телдән БДИ мәҗбүри булачак. Ул, математика имтиханы сыман, база һәм профильле өлешләргә бүленәчәк.

6. Тарих һәм географиядән БДИ мәҗбүри булачакмы?

“Тарих, география һәм башка предметны өйрәнүнең әһәмияте өчен, ВПР – Бөтенроссия тикшерү эшләре дә җитә. Алар, БДИ белән чагыштырганда, күпкә тынычрак уза. Мәктәпләр аларны 11нче сыйныфта ирекле рәвештә уздыра. Бераз вакыт узгач, әлеге процедураны мәҗбүри итәргә кирәк. Тарих буенча ВПР база дәрәҗәсендә әлеге фәнне белү өчен этәргеч булып торачак, ди ул”, – дип саный Оксана Решетникова.

7. Рус теле һәм башка предметлардан сөйләм өлеше турында

2019 елда 9нчы сыйныфларда рус теленнән ТДИда йомгаклау әңгәмәсе кертелде. Әлеге сынау яхшы нәтиҗәләр биргән. Әлеге яңа алым алдагы елларда да үзгәрмәячәк. Кайбер биремнәр генә камилләштереләчәк.

Ә БДИга сөйләм өлеше кертү әлегә күренми. Чөнки ул имтихан процедурасын катлауландырачак, аны оештыру вакытын да озакка сузачак.

8. БДИ җавапларын компьютер нейрочелтәре ярдәмендә кайчан тикшерергә өйрәнәчәкләр?

Инглиз теле буенча кайбер халыкара имтиханнарда мондый технология инде кулланыла. “Акыллы” машина кыска язма җавапларны гына түгел, эсселарны, телдән әйтелгән җавапларны да тикшерә.

“Бер яктан караганда, мондый эш чит тел буенча имтихан нәтиҗәләрен эшкәртүне җиңеләйтә ала. Икенче яктан, мондый алымның БДИ өчен ни дәрәҗәдә дөреслеген әйтү кыен. Соңгы 5-6 елда БДИ биремнәре, аларны бәяләү критерийлары үзгәрде. Моның максаты – шаблоннардан качу, билгеле бер алгоритм булдырырга өйрәтү. Елдан-ел имтихан катлаулана. “Дөрес”, “дөрес түгел” җавабы белән генә ерак китеп булмый. Шуңа да БДИда креатив, иҗади биремнәр арта. БДИны оештыручылар укучыларның стандарт булмаган фикерләү рәвешен хуплый. Шуңа да инша, математика, физика мәсьәләләрен стандарт булмаган чишелешен автоматик рәвештә бәяләүне җитди рәвештә тикшерергә кирәк”, – ди саный Оксана Решетникова. Әлегә моңа анык кына җавап юк икән.

Фото: архив tatar-inform.tatar

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев