Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бельгиядә Урта диңгез буенда татар егете тормышы турында видеоклип төшерелде

Фильмда Испаниягә ял итәргә килгән түбәтәйле татар егетенең маҗаралары күрсәтелә.

Брюссельдә Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә татар колоритлы музыкаль фильм күрсәтелде. Тамашачылар арасында рус теллеләр дә, илнең төп халкы да булды. Монологлар, репликалар, диалоглардан башка төзелгән видеода татар халык көйләре кулланылды, «Бәхет ачкычы» җыры лейтмотивы булып яңгырады. Бу хакта «Бельгия татарлары» оешмасы хәбәр итә.

Фильм бу җәйдә Урта диңгез ярында Tatar camp for kids in Spain базасында төшерелгән, шуңа күрә лагерьда ял иткән балалар кастингсыз гына актерлар да була алган. Испаниягә ял итәргә килгән түбәтәйле татар егетенең маҗаралары төшерелгән фильмда аның язмышы лагерь тормышындагы вакыйгаларга аваздаш була.

Сценарий милли элементларга һәм гореф-гадәтләргә нигезләнә, әмма җирле колорит та бар: пляж Һәм диңгез, Испаниянең уникаль архитектурасы һәм экзотик үсемлекләр, Урта диңгез ярында кайчандыр борынгы римлылар төзегән амфитеатрда төшерү.

Европаның төрле илләреннән һәм Татарстаннан килгән укучыларның уртак эше дуслыкка нигезләнә, туган тел белемнәрен ныгыта, балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Иң яшь актер - Ганновердан алты яшьлек Марат Беккер. Фильмны төшерүдә Казанның «Сәйдәш» бию театрыннан хореографлар һәм лагерь персоналы катнаша.

Фото: «Татары Бельгии»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев