Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бер көндә белем алу мәктәбе»нә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә

Проектта катнашучылар җиде дәрестә намаз укырга һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак.

15 февральдә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бер көндә белем алу мәктәбе» проекты башланачак. Анда катнашучылар җиде дәрестә намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәнә алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарча һәм русча дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне 9.00 — 13.00 сәгатьләрдә узачак. Курс программасы 6 дәрестән һәм «Чыгарылыш» форматындагы бер очрашудан тора.

Дәресләр түләүсез уздырыла. Гаризаларны 15 февральгә кадәр кабул итәләр. Проектта катнашу өчен сылтама аша яки + 7 (843) 237-86-18 аша теркәлергә кирәк.

Проект 28 мартта төгәлләнә.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев