Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе билгеле

25 июньдә укучылар чит телләр буенча имтиханнар тапшыра башлый.

8 июньдә башланачак Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Документ буенча 8 июньдә география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча имтихан узачак.

«11 июнь (пәнҗешәмбе) — рус теле, 15 июнь (дүшәмбе) — база дәрәҗәсендәге математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының, профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ, 18 июнь (пәнҗешәмбе) — тарих, физика, 22 июнь (дүшәмбе) — җәмгыять белеме, химия», диелә документта.

25 июньдә укучылар чит телләр буенча имтиханнар тапшыра башлый. Ә 26 һәм 29 июньдә бу имтиханнарны телдән тапшырачаклар.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев