Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтләренең 25 проценты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы белән бәйле

Көн саен, телибезме-юкмы, без барыбыз да җәяүле ролен башкарабыз. Аңа безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле.

Юл-транспорт һәлакәтләренең 25 проценты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы белән бәйле. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү бик мөһим.

14 ноябрь көнне Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбендә "Юл йөрү кагыйдәләрен белик" исеме астында тәрбия сәгате үтте. Ул юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирү, юлларда игътибарлылык, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәнү, дуслык-бердәмлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Кичәгә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Илнур Насыйбуллин да килгән иде. Инспектор үзенең сораулары ярдәмендә укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксынды. Аларны юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга, юлларда һәрвакыт игътибарлы булырга чакырды. Кичәдә катнашкан һәр кеше күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат алгандыр дип ышанасы килә.

Гөлназ Рамазанова,

Икшермә кадет-интернат мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X