Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курчаклар татарча сөйләшә

Бездә ни өчен татар телендә сөйләшүче уенчыклар юк диярлек?!! Аларны каян табарга?!! Милли рухлы татар уенчыклары белән тулырга тиешле сәүдә киштәләрендә кытай продукциясе урын алган. Илнур Шакиров моннан ун ел элек татар телендә сөйләшә торган уенчык ясый. Соңрак әлеге шөгыль онытыла. Ләкин беренче баласы дөньяга тугач, Илнур Шакиров татарча уенчыкларга...

Бездә ни өчен татар телендә сөйләшүче уенчыклар юк диярлек?!! Аларны каян табарга?!!

Милли рухлы татар уенчыклары белән тулырга тиешле сәүдә киштәләрендә кытай продукциясе урын алган.

Илнур Шакиров моннан ун ел элек татар телендә сөйләшә торган уенчык ясый. Соңрак әлеге шөгыль онытыла. Ләкин беренче баласы дөньяга тугач, Илнур Шакиров татарча уенчыкларга кабат әйләнеп кайта. Милли җанлы оста белән бүген хәбәрчебез Тамчыгөл дә аралашып кайтты.

Татарча җырлый торган сарык бәтие, шигырь сөйләүче Акбай, аю баласы, тиен. Илнур Шакиров инде 20 артык йомшак уенчыкны татар теленә өйрәткән.

Техник яктан бу процесс ул кадәр катлаулы түгел.

"Менә шундый коробкаларга шундый уенчыклар өчен кулланылган чипларны кушып, менә шундый коробкага салдым инде. Менә монда инде безнең татар телендә сөйләүче песи язылган", -дип сөйләп китте Илнур Шакиров. "һәрбер чиплар, аларны инде без сайлап алдык, рухи яктан, дини яктан тәрбия бирә торган шигырьләрне сайлап яздырабыз".

"Германияга алып китүчеләр булды менә шул уенчыкларны бүләк итеп. Аннан соң Мәскәүдән дә сораучылар булды, Бурятиядән дә сораучылар булды, Оренбургтан да сорадылар".

Җыр һәм шигырьләрдән тыш уенчыкларга татарча әкиятләр дә язырга мөмкин. Ләкин бу махсус заказ буенча гына эшләнә. 5 минутка исәпләнгән әкият 150 тапкыр уйнатуга исәпләнгән.

Сәүдә рәтләрендә татар уенчыкларына сорау юк дип әйтеп булмый. Бу эшкә алынган иҗади кешеләр дә бар. Аз булса да, алар бар. Иң кызыгы шунда - Татарстан булып Татарстанда татарча уенчыклар бүген сирәк, эксклюзив. Аларны элегә күпләп җитештүрү турында сүз бармый.

Тамчыгөл.

tatarile

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X