Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген республикабызның беренче Президенты туган көн котлаулары кабул итә - Минтимер Шәймиевка бүген – 85 яшь!

Минтимер Шәймиев үзенең барлык гомерен Татарстанга багышлады. Хезмәт юлын Мөслим районында инженер булып башлап, Россия төбәге лидеры дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул җитәкләгән команда 90 нчы авыр елларда республиканы үстерүгә зур өлеш кертте. Хәзер дә ул Татарстан тормышында актив эшләвен дәвам итә, “Яңарыш” фондын җитәкли, Халыкара диалогны ныгытуда ЮНЕСКОның махсус илчесе булып тора.

Минтимер Шәймиев – Россиянең Хезмәт Герое, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален иң беренче алган шәхес. Безнең “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы да Минтимер Шәриповичка юлланган котлауларга кушыла, аңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел тынычлыгы тели.

Минтимер Шәриповичның юбилее уңаеннан, аның төрле елларда Сабага килгәч төшерелгән фотоларын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев