Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөлгенлек чигенә җиткән

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятенең салымнар һәм мәҗбүри җыемнар түләү буенча эшчәнлегенә тикшерү үткәрде. "Түли алмаучылык (бөлгенлек) турында"гы Федераль закон нигезендә әгәр оешма яки шәхси эшмәкәр кредитор алдындагы бурычларын түли яисә мәҗбүри түләүләр буенча йөкләмәләрен үти алмаса, үзен банкрот итеп тануны сорап, Арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бурычлының Арбитраж...

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятенең салымнар һәм мәҗбүри җыемнар түләү буенча эшчәнлегенә тикшерү үткәрде. "Түли алмаучылык (бөлгенлек) турында"гы Федераль закон нигезендә әгәр оешма яки шәхси эшмәкәр кредитор алдындагы бурычларын түли яисә мәҗбүри түләүләр буенча йөкләмәләрен үти алмаса, үзен банкрот итеп тануны сорап, Арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бурычлының Арбитраж судка гаризасы кыска вакыт эчендә, әмма бөлгенлек хәле туганнан соң бер айдан да соңга калмыйча җибәрелә. Юридик зат 100 мең сумнан ким булмаган бурычын түләү вакыт җиткәннән соң, тиешле йөкләмәләрен өч ай эчендә үтәмәсә, бурычын түләргә сәләтсез дип санала.

Прокуратура үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, "Диляра-строй" җәмгыятенең декларациядә күрсәтелгән сумма буенча исәпләнгән өстәмә кыйммәт салымы, транспорт, Россия субъектлары бюджетына күчерелергә тиешле табыш салымы, Россия бюджетына күчереләсе, җир, милек салымнары, пеня һәм штрафлар буенча гомуми бурычы 100000 сумнан артып киткән.

Бу очракта арбитраж судка гариза 2014 елның 5 мартыннан да соңга калмыйча бирелергә тиеш иде. Нәтиҗәдә прокуратура юридик зат җитәкчесе тарафыннан банкрот итеп тануны сорап гариза язу йөкләмәсен үтәмәгәне өчен "Диляра-строй" директорына карата административ хокук бозу турындагы карар чыгарды. Моннан тыш әлеге оешма җитәкчесе исеменә алга таба законнарны үтәмәүне туктату таләбе белән прокурор тәкъдиме кертелде.

Ләйсән Гаффарова,

прокурор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев