Саба таңнары

Бәреп төшерелгән Су-24 истребителе очучыларының берсе коткарылган

Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде. Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган,...

Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде.

Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган, дип хәбәр итә. Сүрия хәрби көчләре очучыны ике сәгать дәвамында баш күтәрүчеләр тылыннан чыгару белән мәшгуль булган.

Моңа кадәр бер очучының үтерелүе хакында хәбәр ителде.

Интертат.ру


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: