Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Британия коронавирус штаммында балаларда арыганлык һәм баш авыртуы барлыкка килә

Табиблар ата-аналарга балаларыннан эчләре авырткан вакытта башлары авыртмыймы, дип сорарга киңәш итә.

Британия коронавирус штаммы йоктырганда балаларда арыганлык һәм баш авыртуы барлыкка килә - авыруларның яртысында шундый симптомнар күзәтелә. Бу хакта Express чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Балаларның күбесендә үзләренә бикләнүләре күзәтелә, сабыйларда елау өянәге барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук ковидның яңа төре белән авырган балаларның яртысында температура 37 градустан югарырак күтәрелә, тамак авырта.

Яшь пациентларның 35 процентында аппетит югалган, барыннан да ешрак бу хәл сабыйларда күзәтелә. Табиблар ата-аналарга балаларыннан эчләре авырткан вакытта башлары авыртмыймы, дип сорарга киңәш итә.

 2020 елның декабрь уртасында Бөекбританиядә SARS-CoV-2 инфекциясенең яңа мутациясен ачыклаганнар, ул йогышы буенча гадәттәгесеннән 70 процентка көчлерәк. Шул ук вакытта штаммның госпитализация һәм үлем ягыннан артык куркыныч булуы турында әлегә билгеләре юк. 10 гыйнварда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова илдә Британия штаммы белән зарарланган беренче очрак турында хәбәр итте.  

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев