Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Британиядә кәләшләр 5 мең фунт стерлинг өчен 60 сәгать буе витринада басып торганнар

Британиядә туй үткәрү шактый зур сумма - якынча 18 мең фунт стерлингка төшә. Шуңа күрә яшьләр акча туплау өчен бик күп нәрсәгә барырга әзер, дип хәбәр итә "Газета.Ру" сайты. Конкурсны оештыручылар - Корнуолл шәһәренең Budeiful Brides кибете - витринада "тере манекен" булып иң озак вакыт басып торган һәм җиңгән кәләшкә...

Британиядә туй үткәрү шактый зур сумма - якынча 18 мең фунт стерлингка төшә. Шуңа күрә яшьләр акча туплау өчен бик күп нәрсәгә барырга әзер, дип хәбәр итә "Газета.Ру" сайты.
Конкурсны оештыручылар - Корнуолл шәһәренең Budeiful Brides кибете - витринада "тере манекен" булып иң озак вакыт басып торган һәм җиңгән кәләшкә зур сумма акча вәгъдә итә. Катнашучы Кейт Холдер белән Тара Эттис 58,5 сәгать буе көч сынаша. Нәтиҗәдә32 яшьлек Эттис 27 яшьлек Холдерга бирешә.

Оештыручылар кызларга һәр дүрт сәгать саен ашап-эчеп һәм ял итеп алырга мөмкинлек тә биргән. "Без икебез дә әни кеше, шуңа күрә сөйләшер темаларыбыз күп иде, вакыт та тиз үтте кебек",- дип белдергән Холдер, шуңа карамастан, конкурсның бик авыр булуын да яшермәгән. Британка әйтүенчә, җиңеп яулаган акчаны яшь кәләш 2016 елның февралендә үтәчәк туй мәҗлесенә тотачак.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев