Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызнамә

Кучкар Кызулыгыгыз, тиешенчә уйлап бетермәвегез аркасында гаиләгездә тавыш чыгуы бар. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда бер сер калкып чыгар. Үгезбозау Үзегезгә хас булмаганча, өстән-өстән генә генә уйлый башларсыз. Килеп туган хәлләрнең асылына төшенергә иренәчәксез. Башка вакытта болай эшләүнең файдасы да булыр иде. Игезәкләр Эчегезне пошырып килгән проблемалардан , ниһаять, котылырсыз. Тик барыбер...

Кучкар

Кызулыгыгыз, тиешенчә уйлап бетермәвегез аркасында гаиләгездә тавыш чыгуы бар. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда бер сер калкып чыгар.

Үгезбозау

Үзегезгә хас булмаганча, өстән-өстән генә генә уйлый башларсыз. Килеп туган хәлләрнең асылына төшенергә иренәчәксез. Башка вакытта болай эшләүнең файдасы да булыр иде.

Игезәкләр

Эчегезне пошырып килгән проблемалардан , ниһаять, котылырсыз. Тик барыбер нәтиҗәсеннән әллә ни канәгать калмассыз.

Кысла

Эшчәнлекнең яңа төре үзегезне кызыктыра башлар. Шулай икән, кыю төстә шуңа таба борылыгыз. Моның өчен бик тә уңайлы вакыт.

Арыслан

Әзер сез - юллар чатында. Кайсыннан китәргә белми аптырарсыз. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз - ул хаталанырга ирек бирмәс.

Кыз

Барысын да язмышыгыз кулына тапшырып, агым буенча тыныч кына "йөзү"дән дә яхшысы юк. Кесәгезне калынайту өчен бик шәп форсат та чыгачак.

Үлчәү

Бу атнада эшегездә хыялыгызда йөрткән мөмкинлекләр ачылуы ихтимал. Әмма горурлыгыгызны күрсәтмәгез - кайвакыт юашлыкның да файда китерүен онытмагыз. Атна ахырында кызыклы бер очрашу көтегез.

Чаян

Тормышыгызның матди ягын кайгыртып, чәчләрегезне агартуның файдасы булмый калмас. Шунлыктан, анык карарга килеп, акчалы бер эшкә дә тотыначаксыз.

Укчы

Бу атнада иң әйбәте - берни дә эшләмәү (тормышыгызга ниндидер йогынты ясау мәгънәсендә). Ник дигәндә, эчке канәгатьсезлектән гайре башкасына ирешмәячәксез.

Кәҗәмөгез

Сезгә хәзер теге яки бу карарга килергә дә, нәрсәләрнедер расларга да кирәкми. Шулай икән, артыгын бетеренмичә генә эшләп, булганына шөкер итегез.

Сукояр

Теге яки бу эштә белгеч булмасагыз, үзегез генә нәрсәнедер хәл итмәгез. Юкса кесәгезнең такыраеп калуына китерердәй хата җибәрәчәгегезне белеп торыгыз.

Балык

Хисле кеше булуыгызга карамастан, үзегездә кинәт кенә байлыкка омтылыш сизә башларсыз. Теләгәнегезгә ирешү өчен мөмкинлек тә чыгачак.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев