Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буран сәбәпле, Татарстанда такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 юлы ябыла

Бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла.

Татарстанда, шулай ук Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә кар күпләп яву һәм буран сәбәпле, такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 «Урал» юлы вакытлыча ябыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла. Һава шартлары белән бәйле рәвештә вакыт үзгәртелергә мөмкин. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев