Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел 7 айда Татарстанда, алкогольдән агуланып, 217 кеше үлгән

Быел 7 айда Татарстанда, алкогольдән агуланып, 217 кеше үлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 34 кешегә күбрәк. Үлүчеләр арасында әле дә ярый балалар юк. Әлеге саннарны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе...

Быел 7 айда Татарстанда, алкогольдән агуланып, 217 кеше үлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 34 кешегә күбрәк. Үлүчеләр арасында әле дә ярый балалар юк.

Әлеге саннарны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе урынбасары Алмас Имамов китерде.

Аның сүзләренчә, быел 7 айда республикада алкоголь һәм составында спирт булган сыеклыклардан агуланулар саны 100 мең кешегә 20,9 нисбәтендә теркәлгән. Агуланучыларның 95,2 проценты - 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк затлар, 1,6 проценты - 15-17 яшьлек үсмерләр, 3,2 проценты исә - 14 яшькәчә балалар.

Алмас Имамов билгеләп узганча, быел агуланулар аеруча Минзәлә, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әгерҗе һәм Мамадыш районнарында күп булган. Әйтик, Минзәлә төбәгендә бу күрсәткеч 100 мең кешегә 58,4 нисбәтендә теркәлгән.

Агуланучыларның яртысыннан күбрәге , 50,4 проценты, этил спиртыннан, 5 проценты метанол, 0,3 проценты пропанолдан зыян күргән. Ачыкланмаган спиртларга агулану очракларының 44 проценты туры килә: зыян күрүчеләр ялган алкоголь (71,4 процент), алкогольле парфюмерия (2,3), пыяла чистарткыч (1,2), антифриз һәм этиленгликоль (0,6 шар процент) эчкән.

"Татар-информ"

Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев