Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм күрсәтте
Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек кешенең хәле коронавирус инфекциясеннән соң начарая башлаган.
Яр Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсе табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентка ярдәм иткәннәр. Бу хакта үзенең МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек кешенең хәле коронавирус инфекциясеннән соң начарая башлаган.
"Тикшерүләрдән соң пациентта йөрәк ритмы бозылуы — аритмия ачыкланды. Моның нәтиҗәсендә хроник йөрәк җитешсезлеге барлыкка килгән, бу үз чиратында бөерләр һәм бавыр эшенә дә тискәре йогынты ясаган – дип сөйләде 5 нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Альбина Башарова.
Табиблар пациент өчен иң нәтиҗәле дәвалау ысулын сайлап, аның хәлен тотрыклыландыра алган. Шуннан соң ир-ат Мәскәүдәге академик В. И. Шумаков исемендәге Трансплантология медицина тикшеренү үзәгенә җибәрелгән.
Башкала клиникасында пациентка электрокардиостимулятор урнаштырылган. Яңа җайланма йөрәк эшчәнлегенең тотрыклы ритмын саклау өчен көйләнгән. Дәвалану нәтиҗәсендә ир-атның тын кысылуы кимегән, гомуми хәле яхшырган, тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгән.
Хәзер пациент табибларның даими күзәтүе астында кала. Ул вакыт-вакыт консультацияләр уза, кирәкле тикшеренүләр һәм анализлар тапшыра. Белгечләр йөрәк, бөер һәм бавыр эшчәнлеге күрсәткечләрен контрольдә тотып, дәвалау тактикасын аның хәленә карап җайлаштыра.
Татар Информ
Фото: канал МАХ Альмира Абашева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев