Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирмешән районыннан гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзенең кече фермасын ачты

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен “Агростартап” программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән авылда үз эшләрен  ачкан  кешеләр  шактый.  Мәсәлән, Чирмешән районының Югары  Кәминкә  авылыннан   Шәмсетдиновлар  гаиләсе  зур  булмаган  терлекчелек  фермасын  ачты.    2015 елда  алар Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  республика программасы  буенча  кече  ферма төзүгә 200 мең  сум грант алдылар.   

Габбас Шәмсетдиновның  20 ел  мөдир  булып  эшләгән үз фермасында  8 сыер бар.    Гаилә бөтен  эшне үзе  башкара.  Хуҗалыкта     трактор, тагылма җайланма һәм сенаж өчен  үләннәр ваклагыч бар.    40 гектар пай җирендә  бөртекле  культуралар һәм күпьеллык   үләннәр үстерәләр.  Терлек  азыгы  җитәрлек, саҗтып  алмыйлар – барысы  да үзләренек. Сыерларны  электр  көтүчесе  белән  көтүгә алып  чыгалар.    

«Өстәлебездә һәрвакыт  үзебезнең сөт һәм ит, терлекләр  карау  да  авыр  түгел.  Кайчандыр  үзем белән бергә  эшләгән авылдашларыма да  сөт  тәкъдим  итә алам,  анысы  да  сөендерә», - дип  сөйли  хуҗалык башлыгының  хатыны    Гөлсирә  Шәмсетдинова.

Хуҗалык  эшләрендә  уллары  Гаяр, киленнәре  Мәдинә, оныклары  Илгизә һәм  Илдар булышалар.  Алар барысы  бергә  ике  катлы  иркен йортта  яшиләр.   Өйләрендә  утын  белән ягыла  торган  чып-чын  мичләре  бар,   Гөлсирә  Шәмсетдинова ипине дә шул  мичтә  пешерә.  

Бүген  Шәмсетдиновлар   – районда  иң күп сөт  бирүчеләрнең  берсе.    Алардан  сөтне  Иске Һади авылы  эшкуары  алып  китә, ай  саен исәп-хисап ясала.     Бу  мәсьәләдә  тоткарлыклар  юк. 

«Сыерларны  аппарат  белән савабыз. Хәзерге  вакытта  сөт  бик  күп түгел, көнгә  50 литрлап  тапшырабыз, ә менә  җәй  көннәрендә   2700 килограммга  кадәр  бирә  идек, - дип сөйли  Мәдинә. - Көнгә  56 мең  сумга  кадәр    табыш керә!   

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X