Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч хәл: чүплектә бала мәете табылган

Казандагы полиция бүлегенә "Кварт" кунакханәсе янында яшәүчеләр шалтыратып, чүп савыты янында бала мәете ятуын җиткерәләр. Баланың гәүдәсе кунакханә тәрәзәләре астында табыла. Урында 20ләп полиция хезмәткәре эшләгән. Әлеге кунакхадә Украинадан кайткан качаклар да яши. Аларның сүзләренә караганда, кунакханәдә кемдер баласын ташлаган дигән сүз таралган. Фаҗига урынын күргән шаһитләрне баланың шәрә булуы,...

Казандагы полиция бүлегенә "Кварт" кунакханәсе янында яшәүчеләр шалтыратып, чүп савыты янында бала мәете ятуын җиткерәләр.

Баланың гәүдәсе кунакханә тәрәзәләре астында табыла. Урында 20ләп полиция хезмәткәре эшләгән.

Әлеге кунакхадә Украинадан кайткан качаклар да яши. Аларның сүзләренә караганда, кунакханәдә кемдер баласын ташлаган дигән сүз таралган. Фаҗига урынын күргән шаһитләрне баланың шәрә булуы, анасының одеалга булса да төреп ташламаганлыгы борчый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балага ничә ай булуын төгәл генә берәү аера алмаган: кемдер аны яңа туган сабый дисә, икенчесе балага 4 ай тирәсе булырга тиеш дип белдерә. Әмма фаҗига урынын күзәтүчеләр барысы да бала анасының норкоман булганлыгын, полиция алып киткәндә дә әфьюннән "исерек" булганлаган белдерә.

Хатынның кем булганлыгы әлеге билгеле булмаса да, качаклар аның алар белән килмәгәнлеген әйтә. Тикшерү комитеты рәсми мәгълүматларны тиз арада җиткерергә ышандыра.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев