Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чулпан Хамматова үз-үзенә кул салырга тырышып караган

Чулпан Хамматованың электән характеры катлаулы булуы, бигрәк тә яшүсмер чорда үз-үзенә кул сала язып әти-әнисен хафага салуы турында да яза, "OK!" журналы. - Мин дару төймәләре дә эчтем, үз-үземә кул салырга да тырышып карадым. Ә ни өчен алай эшләгәнемнең сәбәпләрен хәтерләмим, - ди актриса. Чулпан үзе өч кыз үстерә, алар...

Чулпан Хамматованың электән характеры катлаулы булуы, бигрәк тә яшүсмер чорда үз-үзенә кул сала язып әти-әнисен хафага салуы турында да яза, "OK!" журналы. - Мин дару төймәләре дә эчтем, үз-үземә кул салырга да тырышып карадым. Ә ни өчен алай эшләгәнемнең сәбәпләрен хәтерләмим, - ди актриса.

Чулпан үзе өч кыз үстерә, алар белән уртак тел табу якташыбызга шулай ук җиңелләрдән түгел. Ул психологиядән китаплар укып, үзенә файдалы якларын алып тормышта куллана икән.

- Юлия Гиппенрейтер китабын укыйм. Аннан балага һәрчак тыюны кулланмаска өйрәндем. Нәни балага иң биек таучыкка менәргә дә рөхсәт бирергә кирәк икән, ул аны үзенең зур җиңүе итеп кабул итәчәк, - ди бала тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тырышучы Чулпан Хамматова.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев