Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чулпан Җәлилова: Мин әткәемне гел яшь, шат күңелле кеше буларак искә алам

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисен гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле кеше буларак искә алуын әйтте. Бу хакта ул Казанның беренче май мәйданында җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә сөйләде.

  • Һәр елны татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алырга җыела. Унбер җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, Плетцензее төрмәсендәге гильотина астында өзелә.

“Йөрәгем гел кайгылы, моңсулы хисләр белән тула. Мин әткәемне гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле кеше буларак искә алам. Ул, чыннан да, әле сугыш башланганчы бик күп игелекле эшләр башкарып кала. Сугыш кына барлык әйберне сызып ташлый: башка тормыш башлана”, - диде Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова.

Җитмеш биш ел узды, ә Җәлилчеләр хәтта шуның яртысын да яшәмәде, алар яп-яшь килеш китеп барды, дип искә алды Чулпан Җәлилова. “Минем алда бу көннәрдә һәрвакыт Плетцензее төрмәсе вакыйгалары килеп баса. Мин шул коточкыч төрмәнең ташлы идәненнән безнең унбер каһарманнарыбыз барганын һәм тыныч кына татар җырын җырлаганын күз алдыма китерәм”, - диде ул.

“Галимнәр кирәкле һәм кыйммәтле дәллиләр таба алды, җәлилчеләрнең чын каһарман булуларын исбат итә алдылар. Чыннан да, җәлилчеләр үз гомерләрендә бөек адым ясады, без аларны онытырга тиеш түгел, безнең хакыбыз юк. Ул аларның җиңү көнен якынайтучы Ватанга тугрылык даны. Яңа буын җәлилчеләрнең каһарманлыгын беркайчан да онытмас дип ышанып калам”, - диде Чулпан Җәлилова.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис мәрасимне чара дип атауларына риза түгеллеген әйтте. “Мин моны халык күңеленең патриотлык, каһарманлык һәм хакыйкатькә моңсуланган бәйрәме дип атар идем. Илнең рухи яклаучылары булу зарур. Ә моның өчен һәр кеше дә Ватаныбызның патриоты булырга тиеш. Җәлилчеләр бөек патриотлыкның нигезе булып тора”, - диде хәбәрчегә шагыйрь.

“1944 елның 25 августында, белмим, көн нинди булгандыр. Күктә кояш, болыт булды микән, дигән сорауга мин татар йөрәгендә кан иде дип әйтә алам. Унбер егетебез Җир шарының тынычлыгын яклар өчен безне матур чәчәккә күмелгән җирдә яшәтер өчен башларын гильотинага салды. Без һәрвакыт аларга тугры булып яшәргә тиешбез”, - диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Мәрасимдә “Хәтер дозор” дигән бер төркем татар яшьләре катнашты. Аны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Язучылар берлеге һәм Татар китабы йорты оештырды. Мәрасим ахырында татар халкы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә кызыл канәфер чәчәкләре салды.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев