Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләр карт автомобилендә узыша

25-26 июнь көннәрендә Сабаның "Аргамак" картодромында картинг буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда республикабыздан килгән 18 командага берләшеп, 100ләп укучы катнашты. Сабаның "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе уенчылары Илнар Галимов - "Мини", "Пилот" классында, Рифат Исрафилов "125 А" классында - 1нче, Нәфис Мөхәммәтгалиев 2нче урыннарны алдылар. Картингчылар Әлфис Мөхәммәтгалиев, Азат Гыйльманов,...

25-26 июнь көннәрендә Сабаның "Аргамак" картодромында картинг буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда республикабыздан килгән 18 командага берләшеп, 100ләп укучы катнашты. Сабаның "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе уенчылары Илнар Галимов - "Мини", "Пилот" классында, Рифат Исрафилов "125 А" классында - 1нче, Нәфис Мөхәммәтгалиев 2нче урыннарны алдылар. Картингчылар Әлфис Мөхәммәтгалиев, Азат Гыйльманов, Илдар Сәхабиев та иң яхшыларның беренче унлыгына керделәр.

Шул ук көнне "Аргамак" картодромында картинг буенча XIX республика чемпионаты да узды. Сабаның "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе спортчылары Алмаз Фәлахов "125Б" классында - 1нче, Фәрит Фәрхиев - 4нче урын, команда ярышларында "Торнадо-1" командасы (Азат Гыйльманов, Айрат Сабирҗанов, Нәфис Мөхәммәтгалиев, Алмаз Фәлахов, Илнар Галимов, Әлфис Мөхәммәтгалиев, Рифат Исрафилов) - 1нче урынны алдылар (тренерлар И.Насыйбуллин, Р.Исрафилов, механик А.Йосыпов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев