Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге турында аңлатты

Пенсия алды яшендәге кеше штатлар кыскару һәм оешманы бетерү аркасында эшен югалтса, пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин.

Пенсия алды яшендәге кеше штатлар кыскару һәм оешманы бетерү аркасында эшен югалтса, пенсиягә вакытыннан алда чыга ала.

Шул ук вакытта ул эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торып, әмма анда аны эшкә урнаштыра алмасалар, шулай ук пенсиягә иртәрәк чыга ала, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгына Комплекслы стратегик тикшеренүләр институты аналитигы Елена Киселева.

РИА Новости хәбәр итүенчә, эксперт бу очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге булуын әйтә. Вакытыннан алда — бу пенсия яше җиткәнчегә кадәр ике ел кала пенсия билгеләү. Аның өчен 2021 елда хатын-кызлар өчен 56,5 яшьтә һәм ир-атларга 61,5 яшьтә булу кирәк.

Башка чикләүләр дә бар. Вакытыннан алда пенсиягә дәгъва кылучы хатын-кызлар өчен 20 ел, ир-атлар өчен 25 ел иминият стажы булу шарт. Шулай ук эш вакытында 21 һәм аннан да күбрәк пенсия баллы тупланырга тиеш. Пенсия балларының саны Пенсия фондына түләнгән иминият взнослары суммасына бәйле.

Вакытыннан алда пенсия тиеш булган хезмәткәрләр категориясенә металлурглар, шахтерлар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм башкалар керә. Бу Ерак Себер халкына, күп балалы аналарга һәм зур стажга ия кешеләргә дә кагыла, дип тәмамлады Киселева. 

Фото: архив/Владимир Васильев 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X