Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәем- җәннәтем

Шигъри дулкыннарда

Җәй фасылының үзәге –

Печән һәм  урак  өсте.

Бар  сулышларны  киңәйтә

Өлгергән  ашлык исе.

 

Яңа суырткан бал тәмен

Татыйбыз тел очында.

Бал кортларына ияреп

Күңелкәем очына.

 

Помидорлар да  кызара,

Җитеш  кенә  җыярга.

Кышлык өчен әзерләргә

Банка  җитми кыярга.

 

Кайнатма,  компотлар  ясап

Идән  аслары тулды.

Зур рәхмәт сиңа, җәебез,

Сыең бик  мулдан  булды.

 

Карлыган,  чия дә мулдан,

Пеште  кура  җиләк тә.

Килер җәй дә куандырсын –

Торыйк шундый теләктә.

 

Җәй рәхәт,  ямьле булса да,

Куркыта шул  кайчакта

Өермә,  яшен, давылдан,

Ходаем,  үзең сакла.

Миннегөл Манихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев