Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәен балалар тәрәзәдән еш егыла

Ел саен җылы көннәр башлануга Россиядә балаларның тәзәләрдән егылып төшү очраклары күбәя. Татарстанда өч көн эчендә шундый 4 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина. Аеруча тәрәзәләргә чебен-черкиләр кермәсен өчен куелган москит сеткалары куркыныч. Алар балаларны егылудан сакламый. Киресенчә, шул сеткага таянган бала сеткасы...

Ел саен җылы көннәр башлануга Россиядә балаларның тәзәләрдән егылып төшү очраклары күбәя. Татарстанда өч көн эчендә шундый 4 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Аеруча тәрәзәләргә чебен-черкиләр кермәсен өчен куелган москит сеткалары куркыныч. Алар балаларны егылудан сакламый. Киресенчә, шул сеткага таянган бала сеткасы белән бергә аска мәтәлергә мөмкин. Иң яхшысы - тәрәзәләргә бала ача алмаслык махсус фиксаторлар кую, тимер рәшәткәләр урнаштыру, тәрәзәгә менәргә мөмкинлек тудырган җиһазларны ераккарак алып кую, әлбәттә инде олылар балаларны игътибарсыз, караучысыз калдырырга тиеш түгел.

Егылучылар арасында күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйлар. Егылган балаларның күбесе тән җәрәхәтләре ала, сөякләре сына. Кызганычка үлү очраклары да була.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X