Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә кирәк

Россия сәламәт туклану товарлары җибәрүче була ала, өстәвенә, мондый продукциягә ихтыяҗ үсә, дип саный Президент

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2020 нче елга эчке базарны тулысынча илдә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин, бүген РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда, шундый фикер белдерде.

Илбашы Россиянең агросәнәгать комплексы өлкәсендә җитди алгарыш ясавын ассызылкды. "Россия сәламәт туклану товарлары җибәрүче була ала, өстәвенә, мондый продукциягә ихтыяҗ үсә. Бу бурычларны хәл итү өчен, югары нәтиҗәлелек күрсәтүче хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк. Агросәнәгать комплексы үсеше менә шул принципка нигезләнергә тиеш", - дип, Путин бу мәсьәләгә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитди игътибар юнәлтергә тиешлегенә ишарәләде.

Президент әйтүенчә, намуссыз милекчеләрдән тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен йолып алырга кирәк. Аның фикеренчә, бүген файдасыз булып буш торган миллионлаган гектар сөрүлек җирләрен әйләнешкә кертергә кирәк. Путин аларны җир эшкәртеп, аннан уңыш алырга теләүчеләргә аукционда сатарга тәкъдим итте. Моңа нисбәтле төстә, ул Россия Хөкүмәтенә конкрет тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде, ә депутатларга законга тиешле төзәтмәләр кертүне сорады. "Безгә үзебезнең чәчү һәм нәсел үрчетү фонды кирәк. Бу үтә әһәмиятле бурыч", - дип ассызыклады Илбашы.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/03/116222/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев