Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фин экспертлары ләмле кырларны рекультивацияләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде

Kaukointernational - экологик куркынычсызлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган инжиниринг компаниясе. Компания калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, «чиста» энергия генерацияләү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты. Республика кунаклары очрашуда Казандагы ләмле кырларны рекультивацияләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда начар исләрне нейтральләштерү, җир асты суларын пычранудан саклау, рекреация проектларын алга таба үстерү өчен тотрыклы туфрак булдыруга бәйле карарлар тәкъдим ителде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational компаниясе вәкилләренә презентация өчен рәхмәт белдерде һәм тәкъдим ителгән вариантларның һәркайсы профиль белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәген әйтте.

2018 елның ноябрендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм Kaukointernational компаниясе тарафыннан үзара аңлашу турында меморандум имзаланган иде. Әлеге документ нигезендә фин экспертлары Казандагы ләмле кырларны рекультивацияләү буенча кайбер тәкъдимнәр әзерләде.

Kaukointernational - экологик куркынычсызлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган инжиниринг компаниясе. Компания калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, «чиста» энергия генерацияләү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев