Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФРОНТ ХАТЛАРЫН ҺӘМ ФОТОЛАРЫН ҖЫЯЛАР

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларында сакланган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттан язган хатларын җыюны дәвам итә.

Бүгенге көнгә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  24520  фотосурәте тупланган. «Хәтер юлы» (“Дорога памяти”) тарихи-мемориаль комплексының мультимедиале галереясенә Бөек Ватан сугышында катнашкан 684 мең татарстанлы турында мәгълүмат тикшерелеп  тапшырылган. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итеп, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фронт хатларын һәм фотографияләрен сканерлап җибәрүләрен сорый. Белешмә өчен телефон: 8 (9843) 221-43-09.

Фото: yamal.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев