Гаилә фермаларына грант бирелә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына (19.06.2013, №416) кертелгән үзгәрешләр нигезендә лизинг-грант механизмы кулланып ярдәм алучылар исемлеге тагын да киңәйтелде. Хәзер субсидияләр түбәндәге эшмәкәрлек субъектларына бирелә: - эшне башлап җибәрүче, ягъни теркәлүенә әле бер ел булмаган эшмәкәрлек субъектына субсидия 1 миллион сумнан артмаган лизинг җиһазы бәясенең 45 проценты күләмендә. Теркәлүенә бер...
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына (19.06.2013, №416) кертелгән үзгәрешләр нигезендә лизинг-грант механизмы кулланып ярдәм алучылар исемлеге тагын да киңәйтелде. Хәзер субсидияләр түбәндәге эшмәкәрлек субъектларына бирелә:
- эшне башлап җибәрүче, ягъни теркәлүенә әле бер ел булмаган эшмәкәрлек субъектына субсидия 1 миллион сумнан артмаган лизинг җиһазы бәясенең 45 проценты күләмендә. Теркәлүенә бер елдан арткан эшмәкәргә субсидия бәясе 3 миллион сумнан артмаган җиһазның 30 проценты күләмендә каралган.
"2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнашучы эшмәкәрлек субъектлары лизинг килешүе буенча аванс түләүләре чыгымнарын кайтаруга субсидия лизинг килешүе суммасының (ләкин 3 миллион сумнан артык түгел) 70 проценты күләмендә бирелә.
Лизинг килешүе белән механизмнар, транспорт чаралары (җиңел автомобильләрдән тыш), станоклар, приборлар, аппаратлар, агрегатлар, җиһазлар алырга мөмкин.
Программа турында мәгълүматлар http://mert.tatarstan.ru һәм http://saby.tatarstan/ru сайтларында бар. Шулай ук Саба муниципаль районы башкарма комитетына (тел: 2-40-99) мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
21 августта 10.00 сәгатьтә хакимият бинасында эшмәкәрләр белән әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев