Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Гаилә" мәчетендә гарип балалар өчен түләүсез массаж сеанслары оештырганнар

Рөстәм Хәйруллин мәчеткә төрле милләт вәкилләренең килүе хакында сөйләде.

Казанның “Гаилә” мәчетендә  гариплекләре һәм төрле авырулары булган йөзгә якын бала өчен массаж сеансларын түләүсез ясаганнар. Бу хакта "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

"Бу специфик күренеш. Мәчеткә төрле милләт вәкилләре килде. Араларында беренче тапкыр килгәннәре дә бар. Минемчә, алар өчен бу зур файда. Беренчедән, шифалы массаж алсалар, икенчедән, алар мәчет белән танышалар", - диде Рөстәм Хәйруллин.

Йөзгә якын гарип бала 10 көн дәвамында бушлай массаж сеанслары алган. Бу эшкә барлыгы 20 массажист җәлеп ителгән.

"Бу гарип балаларның күбесенең әтиләре качкан. Әниләре балаларын, Аллаһка тапшырып, үзләре генә үстерә. Бу алар өчен бик зур дәрес", - ди Рөстәм Хәйруллин.

Имам-хатыйб әйтүенчә, бу чара алга таба да үткәреләчәк. 
 

Фото: архив/Николай Александров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев