Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады

Журналист “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш хата ясала торган “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан телевидение студиясенең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Мин телевидениедән җиде ел элек киткән идем, бөтен журналист “чара”сыз калды. Татарда шундый мәкаль бар: Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. “Чара” шул чакта гына кирәк. Сабантуй чарасына барган идем, диләр. Чара сүзе ул чарасызлыкта гына кулланыла. Бәйрәм – бәйрәм инде ул. Руслар да бит бәйрәм чарасы дип әйтми, “мероприятие” дип кенә әйтә”, - диде ул.

“Бүгенгесе көндә” конструкциясе дә шул ук, “бүген” - "бу көн" дигәннән алынган, ягъни "бүген" сүзен куллану да җитә”, - дип сөйләде журналист.

Гөлнара Зиннәтуллина “телевидение” сүзен һәм “телевизионщик” дигән кешене яратуын әйтте. “Ул шунда ук минем туганыма әйләнә. Мин илле елга сузылган телевизион тормышымны бәхет дип саныйм”, - ди ул.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев