Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗ кылырга теләүчеләр саны бирелгән урыннарга караганда азрак булган

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Татарстаннан беренче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга китте. Булачак хаҗилар иртә белән "Казан" халыкара аэрпортыннан Истанбулга очты. Төркиядә алар махсус киемнәр киеп Согуд Гәрабстанына юл алачак. Беренче төркемдә 49 кеше. Калган хаҗ кыларга теләүчеләргә килгәндә исә, заманча Татарстан тарихында беренче тапкыр, аларның саны бик аз булган. Традиция...

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Татарстаннан беренче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга китте.

Булачак хаҗилар иртә белән "Казан" халыкара аэрпортыннан Истанбулга очты. Төркиядә алар махсус киемнәр киеп Согуд Гәрабстанына юл алачак. Беренче төркемдә 49 кеше.

Калган хаҗ кыларга теләүчеләргә килгәндә исә, заманча Татарстан тарихында беренче тапкыр, аларның саны бик аз булган. Традиция буенча хаҗга китүче тәүге төркемне озатырга килгән республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, быел изге сәфәргә барлыгы 750 кеше барачак.

Әйтергә кирәк, Татарстанга 1500 кешегә квота бирелгән булган.

Искәртеп узабыз: берничә ел элек теләгән һәркем Ходай Тәгалә каршында үз бурычын үти алсын өчен, бер тапкыр хаҗ кылган кешеләрне яңадан җибәрмәү турында карар кабул ителгән иде.

"Ни үкенеч, быел без бары 750 кешене генә туплый алдык. Моның сәбәбе - доллар курсының кискен артуы. Юлламаның доллар эквивалентындагы бәясе элекечә үк калды. Без турларны якынча мең долларга арзанайттык та. Әмма рубльдә хаҗ бәясе барыбер шактый артты", - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әйтик, иң очсыз "Эконом" туры якынча 220 мең сум тора - ул бер ярым тапкыр кыйммәтләнгән. Хәер, Татарстан мөселманнары лидеры ассызыклаганча, быел Корбан бәйрәмен Мәккәдә билгеләп үтә алмаучылар да Ходай Тәгаләнең хәер-фатихасына өметләнергә тиеш. Чөнки матди мөмкинлекләре булучылар өчен генә хаҗ мәҗбүри санала.

Хаҗиларның беренче төркеме 25 көннән соң туган якларына әйләнеп кайта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев