Реклама
Апрель башында көннәр суытып, быел басу эшләре беразга тоткарланды. Шулай да кырлар игенчене сагынган. Районыбыз игенчеләре дә көр күңел белән, хәерле сәгатьтә күңелле мәшәкатьләрне башлап җибәрде. Быел беренче булып басуга "Сатыш" филиалы һәм "Туган як" җәмгыяте механизаторлары чыкты. Хуҗалыкларда акрынлап күпьеллык үлән һәм туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, күпьеллыкларны тукландыру эшләре...
Апрель башында көннәр суытып, быел басу эшләре беразга тоткарланды. Шулай да кырлар игенчене сагынган. Районыбыз игенчеләре дә көр күңел белән, хәерле сәгатьтә күңелле мәшәкатьләрне башлап җибәрде. Быел беренче булып басуга "Сатыш" филиалы һәм "Туган як" җәмгыяте механизаторлары чыкты. Хуҗалыкларда акрынлап күпьеллык үлән һәм туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, күпьеллыкларны тукландыру эшләре бара. "Сатыш" филиалы механизаторлары 620 гектар мәйданда күпьеллыкларны тукландыру, 320 гектарда тырмалау эшен башкарган. Җир эшләре белән беррәттән чәчүлек орлык та инкрустацияләнә.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз