Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча районы чемпионаты үткәрелә

Районыбызда волейбол уенын популярлаштыру, яшьләр арасында спортның әлеге төренә карата кызыксыну уяту һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында 2014 ел сезонына волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты үткәрелә. Ярышларда 18 яше тулган ир-егетләрне берләштергән командалар (һәркайсында 10 кеше) катнаша. Чемпионат...

Районыбызда волейбол уенын популярлаштыру, яшьләр арасында спортның әлеге төренә карата кызыксыну уяту һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында 2014 ел сезонына волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты үткәрелә. Ярышларда 18 яше тулган ир-егетләрне берләштергән командалар (һәркайсында 10 кеше) катнаша. Чемпионат 2 этапта уза. Беренче этап Саба, Шәмәрдән, Лесхоз, Олы Шыңар, Олы Кибәче зоналары буенча (ул 21 марттан башланды инде)үтә. Финалга Саба һәм Шәмәрдән зонасында - 1,2,3, Олы Шыңар зонасында 1 һәм 2, калган зоналар буенча 1 урыннарны алган командалар чыга. Финал ярышлары, барлык зоналарда уеннар төгәлләнгәч, Саба спорткомплексында үткәреләчәк. Ярышларда катнашырга теләк белдерүче командалар 2-45-89 (факс) яки odms_saba@mail.ru.,Шәмәрдән зонасы буенча 3-25-04 телефоны аша яки yashlek 1994@mail.ru. адресы буенча заявка җибәрергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X