Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка бастыру көн кадагына куелган

    Чүп үләннәре бөртекле культураларга караганда дымны һәм туклыклы матдәләрне күбрәк үзләштерә. Шунлыктан вакытында чәчүлекләрне тәрбияләү мөһим. Бүгенге көнгә 5800 гектар мәйданда чәчүлекләр гербицид белән эшкәртелгән. "Шытсу", "Юлбат", "Урта Саба", "Сатыш", "Явлаштау", "Кибәче", "Мичән" хуҗалыклары соя, бәрәңге, күпьеллык үлән мәйданнарында сугару эшләре алып бара. Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка...

    Чүп үләннәре бөртекле культураларга караганда дымны һәм туклыклы матдәләрне күбрәк үзләштерә. Шунлыктан вакытында чәчүлекләрне тәрбияләү мөһим. Бүгенге көнгә 5800 гектар мәйданда чәчүлекләр гербицид белән эшкәртелгән. "Шытсу", "Юлбат", "Урта Саба", "Сатыш", "Явлаштау", "Кибәче", "Мичән" хуҗалыклары соя, бәрәңге, күпьеллык үлән мәйданнарында сугару эшләре алып бара.

    Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка бастыру көн кадагына куелган. Узган атнада "Курсабаш" җәмгыяте техникаларының әзерлеге хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга үрнәк буларак күрсәтелде. Бу атнада "Тимершык" бүлекчәсе, "Алтын Саба-М", "Шытсу" җәмгыяте базасында хуҗалыкларның техника әзерлеге тикшерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: