Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзерге көндә 300гә якын шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына 7,6 миллион сумнан артык бурычы бар

Россия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләренең иминият кертемнәре буенча җыйналган бурычларын киметү өчен максатчан эш алып бара. Хәзерге көндә 300гә якын шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына 7,6 миллион сумнан артык бурычы булуы моңа игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сөйли. Билгеле булганча, агымдагы елда мәҗбүри...

Россия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләренең иминият кертемнәре буенча җыйналган бурычларын киметү өчен максатчан эш алып бара. Хәзерге көндә 300гә якын шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына 7,6 миллион сумнан артык бурычы булуы моңа игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сөйли. Билгеле булганча, агымдагы елда мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр күләме түләүченең акча керемнәренә бәйле. Шәхси эшмәкәрләр кертемнәрне алдан билгеләнгән күләмдә түли. Ел ахырына кадәр эшмәкәрнең акча кереме күпме булуына карамастан, мәҗбүри пенсия иминиятенә - 17300 сум, медицина иминиятенә 3400 сум кертем күчерергә кирәк. Түләү 31 декабрьгә кадәр бер тапкыр яки ел дәвамында берничә өлешкә бүлеп кертелергә мөмкин. Акча кереме 300000 сумнан артканда әлеге арткан суммадан кертемне 2015 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк. Иминият кертемнәре исәпләү өчен хисап чорына Пенсия фондына салым органнарыннан бирелгән мәгълүматлар нигез булып тора. Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына керемнәре турында декларация бир­мәсә, алардан мәҗбүри иминият кертемнәре иң югары суммада - 138600 сум күләмендә алыначак.

Агымдагы елда үз эшләрен ябарга җыенган эшмәкәрләр дә салым декларациясен бирергә тиеш, юкса Пенсия фонды алардан иминият кертемнәрен иң югары сумма күләмендә түләүне таләп итәчәк.

Фәридә Якупова,

Пенсия фондының районара бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев