Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көне алдыннан Татарстан башкаласында ике яңа һәйкәл һәм Дан аллеясы ачылачак

Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлнең авторы – Казан скульпторы Мәхмүт Гасыймов.

Җиңү көне алдыннан Татарстан башкаласында ике яңа һәйкәл һәм яңартылган Дан аллеясы ачылачак. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 4 майда «Танкодром» торак комплексында Татарстан чик сакчыларына багышланган һәйкәл ачыла. Җиңү паркында урнашкан икенче монументны казанлыларга 9 Май көнне тәкъдим итәчәкләр.

«Парк территориясендә тантаналы төстә тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачылачак. Аның авторы – Казан скульпторы Мәхмүт Гасыймов», - дип хәбәр итте Афзалов.

Мәдәният идарәсе башлыгы искәрткәнчә, төп тантаналарга кадәр бер көн кала Юдино бистәсендә сугыш кырында ятып калган тимер юлчылар хөрмәтенә яңартылган Дан аллеясы ачылачак.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев