Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Иң зур кабак үстер” бәйгесенә кил

23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында, "Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятенең күргәзмә үзәге территориясендә 17 нче тапкыр "Яшел хуҗалык: көзге чор" дигән махсус күргәзмә үтә. Күргәзмә экспозициясе белән танышырга дип ел саен бирегә 20 меңгә якын кеше килә. Күргәзмәдә Россия һәм БДБ илләренең 100дән артык компаниясе бакчачылык өчен...

23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында, "Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятенең күргәзмә үзәге территориясендә 17 нче тапкыр "Яшел хуҗалык: көзге чор" дигән махсус күргәзмә үтә.
Күргәзмә экспозициясе белән танышырга дип ел саен бирегә 20 меңгә якын кеше килә.
Күргәзмәдә Россия һәм БДБ илләренең 100дән артык компаниясе бакчачылык өчен кирәк булган файдалы товарлар, шул исәптән утырту материалларын да тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә күңел ачу программасы да каралган.
Шунысы кызыклы: бу елгы күргәзмә кысаларында "Иң зур кабак үстер" бәйгесен үткәрү каралган. Әлеге чарада катнашу өчен үз кулларың белән үстергән кабакны 21нче сентябрьдән 23нче сентябрьгә кадәр "Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятенең күргәзмә үзәгенә алып килергә кирәк. 23нче сентябрь, ягъни күргәзмәнең беренче көнендә, уңышны үлчәп караганнан соң, бәйгенең җиңүчесе сайлап алыначак.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X