Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүче комбайнчылар билгеле

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Иң яхшы комбайнчы-2021» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Республика бәйгесендә барлык районнардан 1218 комбайнчы катнашты. Алар арасында 1081 комбайнчы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктыруда, 137 механизатор бөртекле культураларны чабуда эшләгән.

Безнең районнан урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән биш комбайнчы – “Саба” җәмгыятеннән Алнур Гатауллин, “Мичән” бүлекчәсеннән Фидаил Сәйфетдинов, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фиргать Шәйхуллин, “Туган як” җәмгыятеннән Нияз һәм Илназ Маликовлар республика конкурсында җиңүче дип табылды. Аларның барысы да акчалата премиягә лаек булды.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X